Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Иң яхшыларга – бүләкләр
2014 елның 26 декабре, җомга
Мәскәүдә, академик И.М.Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетында нефть, газ һәм нефть-газ эшкәртү сәнәгате өлкәсендә иң яхшы фәнни-тикшеренү, проект һәм конструкторлык эшләре өчен югары тармак иҗтимагый бүләкләре – И.М.Губкин исемендәге премияләр тапшыру тантанасы булды. “Татнефть” ААҖнең 2014 елгы премия лауреталары булган 22 белгече арасында “Нурлатнефть” НГДУсы вәкилләре дә бар иде.
Тәкъдим ителгән проектлар газ һәм нефть тармагының барлык диярлек технологик юнәлешләре тематикасына кагылышлы булды – геологиядән алып бораулауга, чыганакларны эшкәртүдән углеводород чималын транспортировкалауга һәм аны эшкәртүгә кадәр иде. Конкурста катнашкан проектлар нигездә җитди фәнни-техник эшләнмәләр булып санала, алар уйлап табулар дәрәҗәсендә башкарылган һәм нефть-газ төбәкләрендәге производстволарда кертелгәннәр һәм сизелерлек икътисади нәтиҗәлелек китергәннәр.
Академик И.М.Губкин исемендәге фәнни-техник җәмгыятьнең Төбәкара иҗтимагый оешмасы Президиумы Карары белән “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы Илгиз Мисбах улы САЛИХОВКА, “Нурлатнефть” НГДУсының баш геологы Марат Әхмәтзыя улы СӘЙФЕТДИНОВКА, “Нурлатнефть” НГДУсының нефть-газ чыганакларын эшкәртү буенча технологик бүлеге начальнигы Владимир Александрович КОРМУХИНГА, “Нурлатнефть” НГДУсының катлам басымын саклау буенча производство службасы начальнигы Ринат Рәхимҗан улы РӘХМӘТУЛЛИНГА “Нефть чыганакларында продуктив катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру өчен югары үзлелектәге нефть әзерләгәннән соң югары температуралы су файдалану” фәнни-гамәли эшләре өчен, “Нурлатнефть” НГДУсының техник бүлеге начальнигы Азат Фатыйх улы ШИҺАПОВКА “Нефть скважинасының дебитын үлчәү җайланмасы” фәнни-гамәли эше өчен академик И.М.Губкин исемендәге премия лауреаты исемнәре бирелде.
Аларга “Академик И.М.Губкин исемендәге премия лауреаты” дипломнарын һәм медальләрне Губкин исемендәге нефть-газ РДУсы ректоры Виктор Мартынов һәм бораулау технологияләре фәнни-тикшеренү институты директоры Валерий Кульчицкий тапшырдылар. Шулай ук бүләкләү тантанасында НТО НГ әгъзалары, укытучылар, нефть разведкалауда, чыгаруда, углеводород чималын транспортировкалауда һәм тирә-як мохитне саклауда нәтиҗәле технологияләр булдыру һәм аларны эшкә җигү өлкәсендә алдынгы тәҗрибә алмашуның илкүләм системасын яңабаштан торгызуда кызыксынган затлар катнашты.
Ә бу вакытта Казанда “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” X республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов, республика Премьер-министры Илдар Халиков, Мәскәүдән зур кунаклар катнашты. Бу конкурсны ТРның инновацион-венчурлы фонды (ИВФ) һәм Татарстан Фәнни академиясе үткәрә. Һәм монда да җиңүчеләр арасында “Нурлатнефть” НГДУсы вәкиле бар: ул – идарәнең баш геологы-начальник урынбасары Марат Әхмәтзыя улы СӘЙФЕТДИНОВ. Ул “Үтүчәнлеге төрле булган катламнарда фильтрация агымнарын үзгәртү ысулы” эше өчен “Елның иң яхшы уйлап табуы” номинациясендә җиңү яулады. Бу эш бик җитди конкурс сайлап алуы узган, андагы шартлар арасында проектның Татарстан өчен мөһимлеге, фән һәм техниканың бүгенге көндәге үсешенә, шулай ук республика үсешенең төп өстенлекләренә җавап бирүе кебек критерийлар булган.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Нурлат Җиңү көненә әзерләнә: иминлек һәм оештыру мәсьәләләре-игътибар үзәгендә
Нурлат районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә актив әзерлек дәвам итә
«Кондырча» ландшафт паркында өмә узды
«Кондырча» ландшафт паркы – нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары ял итәргә, балалар белән йөрергә, саф һава суларга килә торган урын
29
апрель, 2026 ел
Нурлатта җирле үзидарә хезмәткәрләрен котладылар
Район Башлыгы Дамир Ишкинеев хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм лаеклы бүләкләр тапшырды
Хөрмәтле нурлатлылар! Сезгә «Госуслуги. Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез
Сезгә «Госуслуги.Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез, ул Сезгә торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен смартфон аша хәл итәргә ярдәм итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз