Нурлатта чаңгы сезоны ачылды

2014 елның 27 декабре, шимбә
Бүген, 27 декабрьдә Нурлатта кышкы спорт сезонына рәсми рәвештә старт бирелде. Сезон ачылу уңаеннан уздырылган чаңгы ярышларында 500ләп спорт сөюче катнашты.
– Бүгенге ярышларда районның мәгариф тармагы, полиция, янгын часте, хастаханә вәкиллләре аерата актив, әлбәттә, инде укучылар да шактый җыелды, шөкер, Анатолий Евлентьев, Петр Казаков, Евгений Янилкин, Виктор Белов, Иван Белов, Аркадий Романов, Валерий Трофимов кебек спорт ветераннарыбыз да сафта әле, – диде ярышларны оештыручы райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин. 
Ярышларга старт бирер алдыннан катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Сингатуллина котлады һәм спорт сөючеләргә уңышлар, нәтиҗәле сезон теләде. Шул рәвешле кышкы сезонның тәүге ярышларында егермегә якын старт булды, әлеге дистанцияләрдә җиңүчеләгә һәм призерларга оештыручылар әзерләгән грамота-медальләр тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International