ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Нурлат балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең билбау көрәшчеләре командасы Әлкидәге турнирдан, хуҗалардан гына калышып, икенче урын алып кайтты. Бу хакта ДЮСШ тренеры, команданың җитәкчесе Расих Сәмигуллин хәбәр итте.
Районның көчле шахматчылар Яңа ел, Раштуа һәм Искечә Яңа ел бәйрәмнәре хөрмәтенә уртак турнир уздырдылар. 

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсының район турында катнашачак кандидатлар исемлеге бүген, 21 гыйнварда, район хатын-кызлар советы каршында узган утырышта төгәлләштерелде. 

20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

Бүген, 20 гыйнварда, районның Биккол һәм Фома авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары үтте. 

Район башлыгы Равил Кузюров 20 гыйнварда подрядчы–“Еврострой” ОООсы һәм җаваплы коммуналь службалар җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмәдә  куелган срокка объектны өлгертү мәсьәләсен кабыргасы белән куйды.
Бүген, 20 гыйнвар көнне, Нурлатта Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Бүген район Советында Нурлат районы башлыгы урынбасары Флюра Ногманова рәислегендә район һәм шәһәр Уставларына үзгәрешләр һәм өстәмләр проектларын карау буенча җәмәгать тыңлаулары үтте. Алар белән район Советы юристы Александр Ханеня таныштырды һәм Уставларны кабул итү тәртибен аңлатты. Тыңлаучылардан тәкъдимнәр һәм замечаниеләр кермәде. Җәмәгать тыңлаулары үтте дип танылды.
Якташыбыз, җырчы Рузалия Гомәрова күңелле мәшәкатьләр белән яши бу көннәрдә. 

ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәмигулла Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “Сердәш” ансамбле бу атнада хәйрия концертлары турын башлап җибәрә. Коллектив Якты Күл һәм Биккол авылы тамашачыларына концерт программасын бүләк итәчәк. 

Сишәмбедән район мәдәният учреждениеләрендә  хисап концертлары башланды. 6 февральгә кадәр районның 50 мәдәни учагында  концерт программалары узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International