ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Азнакайда узган “Сандугач сайрар илем” балалар иҗаты төбәк фестиваленнән Балалар сәнгать мәктәбе укучылары дипломант булып кайттылар. “Вокал” номинациясендә Самира Шәяхмәтова (укытучысы Ольга Гришина) һәм Дарья Вахрушина (Роза Әхмәтҗанова) фестивальдә 4нче урын алдылар.
Бүген, 23 гыйнвар көнне, район башлыгы Равил Кузюров районның шәхси хуҗалыкларыннан сөт җыю белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр белән эшче киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә сүз сөтне сатып алу бәяләре, урыннарда халык белән аңлашып эшләү хакында барды. Сөйләшү азагында район башлыгы халык белән санашу бәяләрен арттыру мөмкинлекләрен табарга кушты.  

1 февральгә кадәр  районның 331 чыгарылышы БДИ тапшыру фәннәрен сайларга тиеш.


22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Насыйбуллин хисап докладында 2014 елда халык тормышының төп күрсәткечләрен яктыртты.

Газетага язылырга оныттыгызмы? “Дуслык”ка теләсә кайчан язылырга мөмкин. Газетаның реклама бүлегенә килегез һәм февральдән районка ала башларсыз.
Колбай Мораса авыл җирлегендә халык җыены  авыл халкының актив катнашында узды. Музей хезмәткәрләре көче белән биредә күргәзмә оештырылган, җирле үзешчәннәр концерт әзерләгән иде.

Быел халыкның мәшгульлеге үзәге  аша 240 яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла. Алдагы еллардан аермалы буларак, үсмерләргә быел эшкә урнашу өчен каникулларны көтеп тору кирәкми, алар ел әйләнәсе эшли алачак.  
 
21 гыйнварда район зур югалтуга дучар булды. 69нчы яшендә, озакка сузылган каты авырудан соң, Владимир Петрович Сибулатов якты дөнья белән хушлашты.

Авылларда гражданнар җыеннары дәвам итә. Кичә алар Колбай Мораса, Әмзә, Иске Әлмәт, Кычытканлы һәм Сәләнгеш авыл җирлекләрендә үтте. 


21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Район укучыларының чаңгы буенча җыелма командасы тупланды. Моның өчен узган атнада Богдашкинода сайлап алу ярышлары үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International