Дини чараларга йомгак шәһәр Мәдәният сараенда тулы зал һәм мәртәбәле кунаклар катнашында ясалды. Район күләмендә дини бәйрәм өченче ел рәттән зурлап билгеләп үтелә. Быел ул Болгардагы Ак мәчет имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдиновның Коръән аятьләре укуыннан башланып китте.
Район башлыгы Равил Кузюров үз чыгышында күп гасырлык традицияләрнең Нурлатта шулай матур итеп билгеләп үтелүенә басым ясады.
–Мәүлид – Мөхәммәд пәйгамбәргә хөрмәт белдерүче олы бәйрәм. Бу Мөхәммәд пәйгамбәрне олылау, кешеләр белән аралашу, аларга Коръән сүрәләре, догалар җиткерү өчен искиткеч мөмкинлек, - диде район башлыгы. – Районыбызның дин әһелләренә, барлык мәчетләрдә матур эшләр алып барганнары өчен рәхмәт.
Район мөселманнарын бәйрәм белән котлаган район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов бу бәйрәмнең мөһимлегенә басым ясады. Һәм ул үз чыгышында соңгы вакытта дөньяда барган гыйбрәтле вакыйгаларга да тукталды.
- Без, мөселманнар экстремизмның барлык формаларына каршыбыз! - диде ул әлегә темага дәлиләр китереп. – Ә дини чараларны шулай халык җыеп зурлап үткәрү дини традицияләрне киләчәк буынга җиткерү өчен эшләнә. Шөкер, елыбыз күтәренке уза. Бабаларыбыздагн калган гореф-гадәтләрне кайтару ягыннан да зур эшләр башкарылды. Агымдагы елыбыз да вакыйгаларга бай булачак. Дин галимнәре елында районыбызның атаклы дини шәхесе Әхмәтзәки Сафиуллинга багышланган зур чара планлаштырабыз.
Бәйрәмдә чыгыш ясаган мәртәбәле кунак - Татарстан мөселманнары Диния назәрәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин дин кардәшләребезгә Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлау - сәламнәрен җиткерде. Якташыбыз, “Мөселман календаре” авторы, журналист Фәния Хуҗахмәтнең, запастагы полковник, Нурлатның почетлы гражданины Идеал Галәветдиновның башка кунакларның чыгышы да Мәүлиднең асылы хакында булды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты эшләре идарәсенең гомуми бүлек мөдире (заведующий общим отделом управления делами Президента Республики Татарстан) Руслан Мәрданшинның да катнашуы дин һәм хөкүмәтнең бергә булуын тагын бер кат ассызыклады.
Бәйрәмгә чакырылган кунаклар мөнәҗәтләр, салаватлар, Коръән аятьләре тыңлап хозурланды. Бу көнне мәчет имамнары гына түгел, районыбыз үзешчәннәре, “Сердәш” ансабмле һәм Балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашында программа тәкъдим ителде. Бәйрәмдә азан тавышы да яңгырады, тәҗвид белән Коръән дә укылды, онытыла башлаган бәет-мөнәҗәтләр белән беррәттән якташыбыз Фәүзия Мөхәммәтованың махсус Мәүлид бәйрәменә атап язылган яңа җыры да җырланды. Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышы, миссиясе турында вәгазьләр тыңлау, салаватлар әйтеп, аның шәфәгатен өмет итү традициясен нурлатлылар алга таба да дәвам итәргә җыена. Ә быелгы бәйрәм дога кылып тәмамланды.