ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
19-20 гыйнварда район мәгариф һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Рособрнадзор белгечләре эшли. Белгечләр өстәмә мәгариф хезмәтләрен тәкъдим итүдә гражданнарның хокуклары яклануга  аерата игътибар бирәләр.
1 мартка кадәр район турында җиңү яулаган 83 укучы ике дистәгә якын фән буенча олимпиадаларның Республика турында үз көчен сынаячак. Интеллектуаль ярышларда катнашучы укучылар өчен мәдәни программа да каралган, ә педагоглар өчен семинар-киңәшмәләр дә уза.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең узган атнада үткән  утырышында тәртипләрен яхшырткан 4 гаилә һәм 4 яшүсмер исәптән төшерелгән. Утырышта барлыгы 16 материал каралган.

19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Иртәгә, 20 гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов төрле сораулар буенча нурлатлыларны кабул итәчәк. Кабул итү “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Совет ур., 96, “Зүзәйнефть” бинасы) иртәнге 10нан көндезге 12гә кадәр дәвам итәчәк. 

Узган атна азагында Казанның агросәнәгать паркында үткән сөт продукциясе һәм аны дегустацияләү күргәзмәсендә җирле “Нурлат сөте” җәмгыятенең сөт заводы да катнашты һәм үз продукциясен тәкъдим итте.  
Балалар сәнгать мәктәбе укучылары 16 гыйнварда Казан шәһәрендә  “На крыльях таланта”  Халыкара проекты кысаларында үткәрелгән конкурс-фестивальдә катнашып кайттылар. Анда Валентина Бурганова һәм Валентина Бадина шәкертләре Гүзәл Яруллина белән Арина Евдокимова дуэты III дәрәҗә лауреат, ә “Домрачылар” ансамбле I дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды.  

Россиядә эшләргә теләүче чит ил кешеләре 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап рус теле, Россия тарихы һәм Россия Федерациясе законнары нигезләре буенча имтихан тапшырырга тиеш. Моннан башка аларга эшкә урнашырга мөмкинлек бирүче патент һәм вакытлыча яшәү рөхсәтен алып булмаячак. 
“Родные лица Победы” проекты кысаларында районның 11 Бөек Ватан сугышы ветераны турында фотокитап нәшер итү планлаштырыла.
Бу хакта республикада Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү чараларына әзерлеккә багышланган видеоконференциядә хәбәр иттеләр.
 
 

 

 Биш дистәгә якын нурлат гаиләсе фронтовик туганнарын “Легенда” хәрби – патриотик клубының Үлемсез  полкына яздырганнар. 


16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Бүген, 16 гыйнвар көнне, “Агромир” СЙ җәмгыятенең Егоркино бүлекчәсе базасында авыл хуҗалыгы семинары үтте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International