Якташыбыз – республика сәхнәләрендә

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Якташыбыз, җырчы Рузалия Гомәрова күңелле мәшәкатьләр белән яши бу көннәрдә. 
– Иң бәхетле көннәрем, дисәм дә ялгыш булмас, - ди ул үзе. – Узган ел азагыннан башлап концерт турын алып барам. Башта район авылларында тамашачыларга концерт тәкъдим итсәм, хәзер республикабыз шәһәрләре сәхнәләренә дә чыктым. Чистайда узган концерт аншлаг белән узды. Алда Әлмәт, Балык Бистәсендә һәм язга Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә чыгыш ясарга планлаштырам. Концерт туры программасында “Җәләл” төркеме, Айдар Мусин, Гөлнара Мәүлетова чыгышлары да бар. 
Җырчы-якташыбыз иҗат дөньясы белән генә чикләнми, югары белем алуны да паралель рәвештә алып бара икән. Моңа кадәр театр училищесын тәмамлаган Рузалия Гомәрова икенче белгечлек – психолог һөнәрен үзләштерә икән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International