Келәмдә тыйнаклык килешми

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Нурлат балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең билбау көрәшчеләре командасы Әлкидәге турнирдан, хуҗалардан гына калышып, икенче урын алып кайтты. Бу хакта ДЮСШ тренеры, команданың җитәкчесе Расих Сәмигуллин хәбәр итте.
– Әлки районында “Восток-Агро” җәмгыяте оештырган ачык беренчелек иде ул. Анда биш районнан көчле көрәшчеләр катнашты. Кунак әулсак та, әлләни тыңнаклык күрсәтмәдек: безнең дүрт спортчыбыз чемпион титулы яулап кайтты. Болар – Иглайдан Илсөя Садриева, Чулпаннан Вилдан Сәетов белән Тимур Хөснетдинов һәм Елаурдан Илья Алексашкин, – диде Расих Каимович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International