Нурлатта шәһәр мунчасын февраль ахырында ачмакчылар

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Район башлыгы Равил Кузюров 20 гыйнварда подрядчы–“Еврострой” ОООсы һәм җаваплы коммуналь службалар җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмәдә  куелган срокка объектны өлгертү мәсьәләсен кабыргасы белән куйды.  Ачыкланганча, төзелештә җылылык, ут, су үткәрү эшләре үтәлгән, газ службасы өчен башкарма документларны тапшыру  да бүген-иртәгә башкарылачак.
–Эштә тоткарлык булмаска тиеш, бу–социаль объект,– диде район башлыгы кабат сроклар турында искәртеп.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International