ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген, 26 гыйнвар көнне, Нурлат аграр техникумы студентлары  Татьяналар көнен билгеләп үтте. 
Фома урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Рәмис Фәхретдинов   “Радуга безопасности” Бөтенроссия конкурсының “Имин ракурс” дип аталган номинациясендә III призлы урынны яулаган.  

25 гынварда “Чияле Алан” санатриясе базасында Нурлат районы башлыгы Кубогына пентбол буенча чемпионат узды. 

1 февральдән “Татарстан почтасы” “Дуслык” газетасына 2015нче елның икенче яртыеллыгына беренче яртыеллык бәяләреннән вакытыннан алда әбунәне ачып җибәрә. 
“Легенда” хәрби-патриотик клубының актив әгъзалары Алексей Халипа белән Владимир Малыгинның шәһәрдә “Үлемсез полк” акциясе үткәрү инициативасы күп нурлатлыларда кызыксыну уятты. Полкка үзләренең  фронтовик туганнарын яздырырыга теләүчеләрнең саны арта бара. Редакциягә кергән күпсанлы шалтыратулар да шул хакта сөйли. Укучыларыбызның сораулары буенча, Нурлатта “Үлемсез полк” оештыручыларның телефоннарын хәбәр итәбез. 
Владимир Малыгин– 8-927-439-69-45;
Алексей Халипа – 8-927-422-77-96.
19 гыйнвардан 20 февральгә кадәр Татарстанның Гостехнадзор идарәсе “Снегоход” операциясе игълан итте. 


23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
2014 ел нәтиҗәләре буенча Фома авылында традицион “Төзек йорт” конкурсында җиңүче дип Сания апа Ганеева табылды. 
Фома авылында яшәүче Нәгыймә һәм Әнвәр Мирзаҗановлар быел үзләренең алтын туйларын билгеләп үтәчәкләр. 
Кичә балалар сәнгать мәктәбендә методик ярдәм көне иде. Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятеннән 8 педагог көн дәвамында мәктәп укучыларына һәм педагогларына мастер-класслар, ачык дәресләр бирделәр.

Шәһәрнең 9нчы  урта мәктәбе укучысы Камилла Абрамованың хыялы тормышка ашты. Ул Кыш Бабай бүләге – фигуралы шуу өчен тимераякка ия булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International