Нурлат аграр техникумында Студентлар көнен капустникта билгеләп үттеләр

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген, 26 гыйнвар көнне, Нурлат аграр техникумы студентлары  Татьяналар көнен билгеләп үтте. Техникумда иртәдән үк котлаулар белән тулы бәйрәм кәефе хөкем сөрде, ә дәресләрдән соң барысы да актлар залында Студентлар капустнигында очрашты. Анда исә төрле курсларда белем алучылар студентлар  тормышына кагылышлы сәхнә күренешләре әзерләгән иде.  Тамашачылар дистәдән артыграк төркемнең чыгышын карадылар, яшьтәшләренең дәресләр, имтиханнар һәм студентлар тормышыннан кызыклы хәлләрне сәхнәләштерүләрен алкышлар белән кабул иттеләр. Жюри нәтиҗәләре буенча, 1нче урынга 423нче төркем студентлары лаек дип табылды. Барлык җиңүчеләргә дә грамоталар тапшырылды. 
Җомга көнне исә аграр техникум студентлары ГТО нормалары тапшырган булганнар, иң яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләр  капустник башланыр алдыннан шулай ук грамоталар белән билгеләп үтелде. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International