Нурлат районында “Снегоход”ларны тикшерәчәкләр

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
19 гыйнвардан 20 февральгә кадәр Татарстанның Гостехнадзор идарәсе “Снегоход” операциясе игълан итте. 
- Гостехнадзорның Нурлат районы буенча бүлеге тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр еш кына мондый төр моточараларны эксплуатацияләү кагыйдәләренең үтәлмәвен күрсәтә. Хуҗалары моточараларны вакытында теркәмиләр, техника карау үткәрмиләр, я булмаса тиешле документлары юк, - ди бүлек начальнигы вазифаларын башкаручы Газинур Зәйдуллин. – Айлык барышында әлеге категория машиналарның төзеклегенә, комплектлануына, дәүләти теркәү кагыйдәләренең үтәлешенә һәм башкаларга зур игътибар биреләчәк. Ә кагыйдә бозучылар РФ КоАПы нигезендә административ җаваплылыкка тартылачак.   
Гостехнадзор идарәсе белгечләре берүк вакытта барлык төр транспорт чараларын дәүләти теркәү кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме артуын да искәртә. Ул гражданнарга 1500-2000, вазифаи затларга 2000–3500, юридик затларга 5000–10000 сум тәшкил итә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International