Фома авылының иң төзек йорт хуҗасына бүләкне район башлыгы тапшырды

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
2014 ел нәтиҗәләре буенча Фома авылында традицион “Төзек йорт” конкурсында җиңүче дип Сания апа Ганеева табылды. Ялгыз яшәвенә карамастан, 78 яшьлек Сания Мингалимовна үз йортын һәм аның территориясен карап, тәртипләп тора икән. Узган елда ул өен һәм коймаларын профнастил белән тышларга мөмкинлек тапкан. Сания әби авылның хаҗиясе дә икән әле, авыл халкы аны изге күңелле, ярдәмчел булуы өчен дә хөрмәт итә. Ә конкурста җиңүе өчен бүләкне аңа авыл җыенында район башлыгы Равил Кузюров тапшырды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International