Хыяллар чынга аша

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Шәһәрнең 9нчы  урта мәктәбе укучысы Камилла Абрамованың хыялы тормышка ашты. Ул Кыш Бабай бүләге – фигуралы шуу өчен тимераякка ия булды. 
– Яңа ел бүләге турында күптәннән хыяллана идем, - ди мәктәпнең 2Б сыйныфы укучысы Камилла. – Тимераякка басып карыйсым, яшьтәшләрем кебек үк түгәрәккә йөрисем килде. Яңа ел алдыннан әнием белән бергәләп Кыш Бабайга хат юлладык.
Кызның теләген Кыш Бабайның “ярдәмчесе” – район башлыгы Равил Кузюров тормышка ашырган. Тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче Камиллага ул бүләк кенә ясап калмады, ә  “Ледок” Боз сараенда тимераякта шуу мөмкинлеге дә тудырды. Бүләкләрне Камиллага район мәгариф идарәсе начальнигы Линар Маняпов һәм “Ледок” Боз сарае директоры Марсель Садыйков тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International