Фома авылында яшәүче гаиләләрне алтын туйлары белән котладылар

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Фома авылында яшәүче Нәгыймә һәм Әнвәр Мирзаҗановлар быел үзләренең алтын туйларын билгеләп үтәчәкләр. Мирзаҗановлар – авылның хөрмәтле гаиләләреннән, Нәгыймә апа гомере буена мәктәптә балаларга белем биргән, Әнвәр ага җирле хуҗалыкта хезмәт куйган, өч кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Гаилә бүгенге көндә дә башкаларга үрнәк булып, тату гомер кичерә. 
Авылның тагы бер үрнәк гаиләсе – Миннәхмәт һәм Миннегөл Зәйнуллиннарда да быел алтын туй көтелә. Зәйнуллиннар 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, авылда шулай ук ихтирамлы гаилә булып саналалар. Ә юбиляр праларны алтын туйлары белән авыл җыенында район башлыгы Равил Кузюров  котлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International