Бүген, 27 февраль көнне, Нурлат муниципаль районы Советында чираттан тыш сессия үтте. Район Советы рәисе Равил Кузюров көн тәртибе көнүзәк темалардан формалаштырылуын хәбәр итте. Депутатлар Контроль-хисап палатасы рәисе Рәмис Шәйхетдиновның башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуын карадылар. Хәзер район Советы карары белән контроль-хисап палатасын финанс өлкәсендә һәм җитәкчелек вазифаларында зур тәҗрибәгә ия Марина Вячеславовна Ибраһимова җитәкләячәк.
Бүген Нурлат районында икътисадый кризис шартларында икътисад объектларының тотрыклы эшен оештыру буенча кризиска каршы штабның чираттагы утырышы булды.