ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2015 ел
сишәмбе
Җомга, 6 мартта ТР Дәүләт Советы депутаты ИЛГИЗ САЛИХОВ сайлаучылары өчен чираттагы кабул итү уздыра. Ул 14.00да Нурлат шәһәре, Совет ур., 100 адресында уза.
26 февральдән 7 мартка кадәр районның барлык почта бүлекчәләрендә һәм “Дуслык” район газетасының реклама бүлегендә Бөтенроссия матбугатка язылу ункөнлеге бара. Ункөнлек барышында газета-журнал укучылар арзанрак бәягә төрле басмаларга языла ала. “Россия почтасы” язылу барышында федераль басмаларга 5 %, төбәк һәм җирле газеталарга 10 %лы ташламалар ясый. Бу чорда ”Дуслык”ка 413,40 тиеннән язылып калырга ашыгыгыз!
Кичә Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин һәм җитәкче урынбасары вазифаларын биләүче Әлфия Галәветдинова балалар сәнгать мәктәбе коллективына яңа директорны тәкъдим иттеләр. Ул–биредә үк вокал-хор бүлеген җитәкләгән Валентина Анатольевна Тяжова. “Сәнгать мәктәбен 35 ел дәвамында ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгать Бадыйгин җитәкләде, мәктәп тарихын матур сәхифәләр белән баетып, һөнәрмән коллектив туплап калдырды,”– дип билгеләп  үтте Әсгать Касыймович һәм яңа директорга уңышлы эш теләде.
Безнең белешмә
Валентина Анатольевна Тяжова 1978 елда туган. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлаган, хезмәт юлын Казан шәһәре гимназияләрендә башлаган. 2004 елдан ул Нурлат балалар сәнгать мәктәбендә эшли.

“Татнефтедор” ААҖнең Нурлат автоюллар идарәсендә эшләүче дүрт сугышчы-интернационалист Азнакайда  булып кайтты. Җәмгыять үз подразделениеләрендә эшләүчеләр өчен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бай эчтлекле бәйрәм чарасы уздырды, егетләр хөрмәтләүдән бик канәгать булып кайттылар.

2
март, 2015 ел
дүшәмбе
“Нурсан” санаторий профилакторие” ААҖ  25 февральдә быелгы тендр нәтиҗәләре буенча беренче 14 ял итүчене кабул итте. Шунысы куанычлы: аларның барысы да –нурлатлылар, димәк, аларга юл мәшәкатьләре узмыйча гына дәва алу мөмкинлеге булдырылган. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы  инвалидларны сәламәтләндерүгә үткәргән республика тендры  нәтиҗәләре буенча әлегә профилакторий 170 инвалидны сәламәтләндерәчәк.
“Нурлат автоюллар идарәсендә эшләүчеләрнең бер өлеше бассейнга йөри, икенчеләре “Ледок” боз сараенда шөгыльләнә, һәм болар бар да эшләүчеләр өчен бушлай. Әнә шулай “Татнефтедор” ААҖ профсоюз оешмасы үз хезмәткәрләрен спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тартуны беренче планга куя. Ә бу араларда идарәнең хатын-кызлар волейбол командасы шәһәр гимназиясе спортзалында күнегүләр үткәрә. Тренерлары Мансур Садыйков кул астында апрель башында узачак Спартакиадада сынатмас өчен хәзердән осталыкларын чарлыйлар алар.
Район үзәк хастаханәсе табиблар бригадасы бу атнада авыл җирлекләрендә яшәүче сугыш инвалидларын, сугышта катнашучыларның толларын, сугышта катнашучыларга тиңләштерелгән ветераннарны диспансерлаштыруны тәмамларга җыена. Гомумән, мартның 20-25енә әлеге катлам өлкәннәрне диспансерлаштыру тулысынча башкарылыр, дип планлаштыралар. Тыл хезмәтчәннәрен карауны да озакка сузмаска уйлыйлар.
Кама аръягы һәм Нурлат тарихы төбәк музее быел икенче ел “Татарстанның  музей язы”  акциясендә катнашачак. Апрельдә узачак әлеге зур чара быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Музей коллективы хәзердән анда үткәреләсе чаралар планын булдырган инде. Анда Бөек Ватан сугышы ветераны, Нурлат музеена нигез салучы Исаак Сандлерның 100 еллыгын билгеләп үтү дә кертелгән.
Узган җомга көнне Кама аръягы һәм Нурлат тарихы төбәк музеенда чираттагы музей-педагогик дәресне Нурлат футболы ветераны Марат Летфуллин үткәрде. Сөйләшү Бөек Ватан сугышында футболчылар катнашы темасын яктыртты һәм Батырлык дәресе рәвешендә укучыларның зур кызыксынуы шартларында узды. Соңыннан музей җитәкчелеге Марат аганы узган юбилее белән котлады һәм  музей эшчәнлегендә актив катнашуы өчен грамота тапшырды.
Шимбә көнне “Сердәш” татар ансамбле (җитәкчесе– ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәмигулла Рәхмәтуллин) Чирмешәндә “Иске Казан түгәрәк уены” республика татар фольклоры фестиваленың  икенче зона турында катнашып, Диплом белән кайтты. Ансамбль авыл тамашачылары каршында  чыгышларын дәвам итә. Март аенда алар районның өч татар авылында чыгыш ясаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International