ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Нурлаттагы объектларны тантаналы ачуда катнашты

2015 елның 27 феврале, җомга
Бүген Нурлатка эш визиты белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш визиты белән килде. Бу вакытка ул Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров озатуында социаль әһәмиятле объектларны ачуда катнашты. Танышу “Респект СП” ОООсының искергән автомобиль шиннарын һәм резинотехник эшләнмәләр калдыкларын утильләштерү  заводыннан башланды. Фәрит Хәйруллович  Sagama Pneumatico 500 резинасын эшкәртү һәм резина плиткасы әзерләү буенча линияләрнең  эшләве белән танышты.  Нурлатта яңа цех  үз эшен тест режимында 2014 ел азагыннан башлап җибәрде. Шул чор эчендә биредә 150 тонна резина эшкәртергә өлгергәннәр. Бүгенге көннән цех  тулы куәтенә эшли башлый. Заводның куәте елына 3000 тоннага кадәр искергән шиналарны эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Алга таба резина кисәкләре резин келәмнәр әзерләү өчен файдаланылачак. Эшкәртү цехы ачылу район җитәкчелегенең районда производство мәйданчыкларын булдыру һәм  эшмәкәрлекне үстерүгә беренче адымнарыннан булды. Биредә өстәмә 18 эш урыны булдырылган.
  Фәрит Хәйруллович маршрутында чираттагы тукталыш Нурлат район үзәк хастаханәсенең шул көннәрдә капиталь ремонттан соң ачылган терапия бүлеге булды. Дәүләт Советы рәисе республиканың Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин озатуында палаталарны, процедура һәм башка кабинетларны карады. Районда халыкны диспансерлаштыруның ничек оештырылуы белән танышты. Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы ветераннары палатасына узды һәм һәр хастаханәдә мондый палаталар булырга тиеш, диде. Биредә исә ул тулысы белән җиһазланган: телевизор һәм башка көнкүреш техникасы бар, санузел душ кабинасы белән җиһазланган.  Биредә капиталь ремонт узган елның февралендә башланды, ремонтка һәм терапия бүлеген җиһазлауга 2,5 млн. сум бүлеп бирелгән иде. “Энергострой+” ЯАҖ подряд оешмасы биредә барлык эчке эшләрне башкарды. Биредә шулай ук сантехниканы алмаштырдылар, душ кабиналары уранаштырдылар, инженерлык челтәрләрен, шул исәптән янгын сигнализациясен, вентиляцияне, электр челтәрләрен ремонтладылар. Санитария бүлмәләрендә яңа тәрәзәләр урнаштырдылар. Хәзерге вакытта терапия бүлегендә тәүлек әйләнәсе эшли торган 34, көндезге стационарда 15 койка-урын бар.
Башкарылган эшләр һәм пациентлар өчен тудырылган шартлар белән танышканнан соң Фәрит Мөхәммәтшин шәһәр өчен социаль әһәмиятле тагы бер объектка чыкты һәм реконструкцияләнгән муниципаль  мунчаны ачуда катнашты. Әлеге объект төзелеше шәһәрлеләрнең үтенече белән башланган иде. Район башлыгы Равил Кузюров әле эшләр башланганчы ук аның статусын муниципаль булачак дип билгеләде һәм аны ЖКХ идарәче компаниясе МУПы  балансына тапшырырга дигән карар кабул ителде.   Биредә подрядчы оешма “Нурлат-Еврострой” ОООсы булды. Мунчаның финанслау күләме 11,1 млн. сум тәшкил итте. Ул 20 кешегә исәпләнгән, мөмкинлекләр чикләнгәннәр өчен өстәмә шартлар да булдырылган. Аларны Дәүләт Советы рәисе үзе карап чыкты.
- Соңгы елларда Нурлатта һәм Нурлат районында  халыкның социаль тәэмин ителеше өчен күп эшләр башкарыла, - диде ачылу тантанасында Фәрит Мөхәммәтшин. – Ә мунча – табигый ихтыяҗ, өстәвенә, кайнар су булмаган шәһәрләрдә бигрәк тә. Җирле хакимият һәм республика средстволарының уртак тырышлыгы белән менә шундый тормыш өчен әһәмиятле объектны төзи алдык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International