Нурлатта тыл хезмәтчәне 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Нурлатта тыл хезмәтчәне Антонида Серова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилей көнендә аны улы Александр, якыннары, күршеләре котладылар.  Район башлыгы Равил Кузюров,  ТР Дәүләт Советы аппаратының оештыру бүлеге начальнигы Ришат Хафизов та юбилярны гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр. Равил Әфраимович йөзьяшәрне  РФ һәм ТР Президентлары   Владимир Путин, Рөстәм Миннеханов һәм үз исеменнән котлап, бүләкләр тапшырды, аңа сәламәтлек теләде. Шунда ук район башлыгы тыл хезмәтчәненә “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына” юбилей медален дә беркетте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International