Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Иң кадерле бүләк
2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Ватан сакчылары көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов кулыннан Җиңүнең 70 еллыгына юбилей медальләрен алучы 50дән артыграк сугыш һәм тыл ветераны арасында Биккол авылыннан Һади Фәхретдинов та бар иде.
Һади Фәхретдин улының республика җитәкчелегеннән беренче генә бүләк алуы түгел инде бу. 1976нчы елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденын да шулай Казанга барып, ул чактагы өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табеев кулыннан алырга насыйп булган аңа. 40 елга якын вакыт узса да, әлеге вакыйганы яхшы хәтерли әле тыл хезмәтчәне. Чираттагы сәфәреннән дә бик канәгать калган. “Бик хөрмәтләделәр, бик зурладылар. Бик дулкынландым. Президент үзе кулны кысып медаль тапшыргач, исәнсау эшләгез дип, рәхмәт әйтер-
гә ашыктым”, - дип тәэсирләрен уртаклаша. Әлеге чара исә Фәхретдиновларның зур гаиләсе өчен истәлекле һәм сөенечле вакыйга булган. Һади ага да бу арада зур дулкынлану белән истәлекләргә ешрак бирелә. Гаиләдә 10нчы бала булып дөньяга килә, 3 яшендә әтисез кала, сугыш башланганда исә аңа нибары 11 яшь кенә була. Ике абыйсы сугышка алына, гаиләдәге төпчек малайга апалары һәм яшьтәшләре белән бергә хезмәт итәргә туры килә. Башка бик күпләр сыман ук колхоз сыерларын җигеп көлтә дә, урман да ташыйлар, чәчү чәчкәндә, урак урганда да эш арбасын җигелеп тарталар. Суыгын, ачлыгын да күрергә туры килә. 1945нче елда исә әниләре дә
вафат була. Һадига 15 яшеннән комбайнчы ярдәмчесе булып басуга чыгарга туры килә. Балачактан хезмәттә булып, тырышлык, төгәллеккә күнеккән егет 1952–55 елларда армия хезмәтен узганда да үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә, аннан бер кочак мактау кәгазе, үзе турында язылган газета кисемтәләре төяп кайта. Авылда таныклык алып комбайн руле артына утыра һәм 22 ел буена колхозда иң алдынгы
комбайнчыларның берсе була. Ул чагында авылда нибары 4 комбайнчы санала, көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә. Әмма сынатмыйлар.
- Әти уракта вакытта кырга төшке аш илтергә барабыз. Әтинең комбайнын исә йолдызларыннан ерактан ук аера идек, - дип исенә төшерә кызы Фәнүзә. – Ул чагында суктырылган һәр 1000 центнер өчен комбайнга бер йолдыз өсти баралар иде бит. Тырыш хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәясен дә ала, ел саен хөрмәтлиләр үзен. Комбайннан китүенә исә басуда килеп чыккан бәхетсезлек очрагы сәбәпче була. Әмма хезмәттән аерылмый, озак еллар буена ферма мөдире булып эшләп, шуннан лаеклы ялга китә. Ә авылда Һади Фәхретдиновны
иң тырыш, иң уңган гаилә башлыгы итеп тә беләләр әле. Авылда беренче телевизор, беренче стационар телефон, беренче мотоцикл да Фәхретдиновларда барлыкка килә, иң зур, иң төзек йорт, иң нык хуҗалык та Һади аганыкы була. Тормыш иптәше Нәфисә апа белән игелекле һәм тырыш 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Нәфисә апа гына яшьли үлеп китә. Әмма Һади Фәхретдинович
ялгыз түгел, бүгенге көндә улы Рәис һәм килене Равидә гаиләсе белән яши. Уллары, кызлары һәм оныклары да әтиләре янына еш кайтып йөриләр, төп йортта тормыш кайнап тора. Тагы бер кызы Фәүзия әйтүенчә, ул аларга әти дә, әни дә була белә. Һади ага үзе дә 85 яшен тутырып килсә дә, тик утыра торганнардан түгел әле. - Нәрсә эшләсәк тә иң беренче әти белән киңәшәбез. Ул үзе дә бөтен йортны контрольдә тота, - ди улы Рәис. 9нчы сыйныфта укучы оныгы Рәмис тә күп эшкә, пөхтәлеккә һәм төгәллеккә бабасыннан өйрәндем, дип саный. Әнә, бабасының шифоньерында киемнәре ничек пөхтә итеп элеп куелган, Мактау грамоталары, медальләре дә иң кадерле урында саклана. Алар янына хәзер тагы бер – Җиңүнең 70 еллыгы медале дә өстәлде. Авыр балачак, озак еллар дәвамындагы фидакарь хезмәт бәрабәренә яулап алынганга, ветеран өчен аеруча кадерле бүләк ул.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Нурлат Җиңү көненә әзерләнә: иминлек һәм оештыру мәсьәләләре-игътибар үзәгендә
Нурлат районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә актив әзерлек дәвам итә
«Кондырча» ландшафт паркында өмә узды
«Кондырча» ландшафт паркы – нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары ял итәргә, балалар белән йөрергә, саф һава суларга килә торган урын
29
апрель, 2026 ел
Нурлатта җирле үзидарә хезмәткәрләрен котладылар
Район Башлыгы Дамир Ишкинеев хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм лаеклы бүләкләр тапшырды
Хөрмәтле нурлатлылар! Сезгә «Госуслуги. Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез
Сезгә «Госуслуги.Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез, ул Сезгә торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен смартфон аша хәл итәргә ярдәм итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз