Бүген Нурлатта авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза

2015 елның 28 феврале, шимбә
Шәһәрлеләргә чамалы бәяләрдән барлык авыл җирлекләре, гаилә фермалары, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче предприятиеләр ит, сөт һәм сөт продукциясе, бөртек, яшелчә һәм киң ассортиментта башка төр продукция тәкъдим итәләр. Иртәннән сәүдә рәтләре белән район башлыгы Равил Кузюров танышып чыкты, нурлатлыларның кәефләрен, теләк-тәкъдимнәрен белеште. Ә шәһәрлеләр район башлыгына ярминкәне оештыру өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International