Матбугатка язылу ункөнлеге башланды

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
26 февральдән 7 мартка кадәр районның  барлык почта бүлекчәләрендә һәм “Дуслык” район газетасының реклама бүлегендә Бөтенроссия матбугатка язылу ункөнлеге бара. Ун көнлек барышында газет-журнал укучылар арзанрак бәягә төрле басмаларга языла ала. 
“Россия почтасы” язылу барышында федераль басмаларга 5 %, төбәк һәм җирле газеталарга 10 %лы ташламалар ясый. Ташламалы алдан язылудан 3 нурлатлы файдаланырга да өлгергән инде. Алар 413, 40 тиеннән киләсе яртыеллыкка “Дуслык” район газетасына язылганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International