Нурлат быел да «РИТЭК» һәм «ЛУКОЙЛ» оештыручы бәйгедә катнаша

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
Республикада “РИТЭК” ААҖ һәм “ЛУКОЙЛ”ның хәйрия фонды оештыручы социаль һәм мәдәни грантлар алуга проектлар конкурсының алтынчысына старт бирелде.
Аны тәкъдир итүне бүген, 26 мартта видеоконференция режимында ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев үткәрде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм китү кысаларында оештыру комитеты яңа – “Җиңү” номинациясен дә тәкъдим итте. Экспертлар советы шулай ук “Экология”, “Мәдәният һәм рухилык”, “Спорт” номинацияләрендә дә үзенчәлекле проектлар көтеп кала. Нурлат районының бу конкурста катнашу тәҗрибәсе бар инде. Быел да шәһәр һәм районның оешма-предприятиеләре бәхетләрен сынап карарга ниятлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International