ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2015 ел
сишәмбе
Районның сугыш һәм  хезмәт ветераннары советы һәр көнне сугышта катнашучыларның яшәү шартларын, хәл-әхвәлен белешүдән башлый.
– Нурлат районында теркәлгән һәм хәзерге көндә чит шәһәрләрдә балаларын-туганнарында яшәүче сугышта катнашучыларга да атнасына бер тапкыр шалтыратып, нинди ярдәм кирәген белешәбез,–ди совет рәисе Разия Садретдинова.
“Эсперанса” эстрада бию ансамбленең уртанчы төркеме (җитәкчеләре – Ольга Ильина)  Санкт-Петербург шәһәрендә узган  “Танцевальная волна” балалар һәм яшүсмерләр хореография сәнгатенең Бөтенроссия конкурс-фестиваленнән II дәрәҗә дипломант исеменә лаек булып кайтты. Нурлатлылар “Стильләштерелгән халык биюе” номинациясендә “Кэлин Салом” (“Здравствуйте невеста!”)  номерын тәкъдим иткәннәр. Моннан тыш, яшь биючеләр А.Ваганова исемендәге рус балеты академиясендә мастер-класс та узганнар.
Кичә, 30 мартта районның үзбәк диаспорасы Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтте. Яңа көн, яңа ел башын билгеләүче әлеге бәйрәм районда беренче тапкыр рәсми рәвештә зурлап үткәрелде. Нурлатта яшәүче үзбәк милләте  белән бергә бәйрәмгә татар, рус, чуваш, казак, таҗик һәм әрмән диаспоралары вәкилләре дә чакырулы иде.

30
март, 2015 ел
дүшәмбе
Шәһәрнең 9нчы урта мәктәбе командасы "Ќырлап сафта йљрњ" республика смотрының Азнакайда узган зона этабыннан III урын яулап кайткан. Алар Нурлат данын республика күләмендә яклаячаклар.  Быел чара Җиңүнең 70 еллыгы темасына багышланган, һәм анда 9 районан 5-7 сыйныф укучылары катнашкан.
Узган атнада Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова җитәкчелегендә райондагы рус, үзбәк, татар, чуваш милли берләшмәләре вәкилләре Түбән Кама шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында булып кайттылар.

27
март, 2015 ел
җомга
Шәһәрдә сугышта катнашучыларга һәм ветераннарга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан республикадан юлланган бүләк җыелмаларын  тапшыру дәвам итә. Бүген, 27 мартта район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова сугышта катнашучы Мохтар һәм сугыш ветераны Асия Сафиннар, сугышта катнашучы Бари һәм аның томыш иптәше Һаҗәр Мөлековларга бүләкләр җыелмасын тапшырды.
Март ахырында Фирдүс Тямаев себер якларын яулады: Төмән һәм Екатеринбург тамашачысы алдында концертлар бирде.
–Исемем ул яклар өчен бик таныш булмаса да, концертлар тулы заллар белән үтте. 4 сәгатьтән артыклык тамашаны бик яратып карадылар, тагы килегез, дип чакырып калдылар. Татарларның республикадан читтә дә милли рухта яшәүләрен, татар сәнгатен яратуларын күрү бик күңелле булды, –диде Фирдүс иҗади сәфәрдән канәгать калуын белдереп.
Бүген, 27 мартта Яңа Иглай мәктәбендә егетләр һәм кызлар арасында Нәүрүз бәйрәменә багышланган традицион көрәш турниры үтте. 

31 мартта, 10.00да шәһәр Мәдәният сараенда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен Татарстан Республикасында эшмәкәрлеккә ярдәм итү, үстерү һәм яклау мәсьәләләре буенча очрашу була. Анда ТР Икътисад министрлыгы, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча уполномоченныеныћ, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсе вђкиллђре катнашачак.
Бүген Мәскәүдә узучы Гомумроссия мәгариф профсоюзларының чираттагы VII съездында катнашучы 14 кешелек республика делегациясе составында Нурлат районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары  Советы рәисе Фәридә Сәгыйрова да бар.   Әлеге оешма Россиянең 4 миллион 300 мең мәгариф хезмәткәрен берләштергән  иң эре иҗтимагый оешмаларыннан санала. Съездда оешманың биш еллык эшенә йомгак ясалачак, мәгарифтә социаль-икътисадый хәл турында сүз барачак һәм үсеш планнары билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International