Нурлатта да ел хәйриячеләре бар

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Бүген “Корстон”да узачак “Ел хәйриячесе-2014” республика конкурсына йомгак ясау тантанасында Нурлаттан да район башлыгы  урынбасары  Флюра Ногманова җитәкчелегендә 17 кешелек делегация катнаша. “Ел хәйриячесе” номинациясендә “ТатРИТЭКнефть” ТППсы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов бүләкләнсә, “Тәрбиягә бала алып үстерүчеләр” һәм “Күпбалалы мәдәни гаилә” номинацияләрендә Чулпаннан Гөлсинә Вәлиева, Кәкре Атаудан Рәшит һәм Фәүзия Кәлимуллиннар катнаша. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International