Нурлат укучылары “Аҗаган” уйный

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
Бүген, 26 мартта Нурлат гимназиясендә “Аҗаган” республика хәрби-спорт уенынының муниципаль этабы уза.
Анда үз кустларында җиңү яулаган шәһәрнең 1, 2, 3, 4, 9нчы мәктәпләре, гимназия һәм Яңа Иглай мәктәбе командалары катнаша. Егетләр һәм кызлар унлап төрдә үз көчләрен сыный. Җиңүче команда Чистайда узачак зона турында Нурлат данын яклаячак. Ярышларны тантаналы ачуда район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин, Нурлат “Форпост”ы оешмасы җитәкчесе Альберт Садретдинов, Нурлатның Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Ленар Әһлиуллин һәм РОСТОның (ДОСААФ) район оешмасы рәисе Радик Гыйниятуллин катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International