Яшьләр иртәне зарядкадан башлады

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
25 март иртәсе 350 Нурлат укучысы өчен гадәти булмаганча – ачык һавада зарядка белән башланып китте. 
Массакүләм спорт чарасында шәһәр мәктәпләре укучылары, "Форпост",  “Яшьләр гвардиясе”, “СМС-балалар”  оешмалары әгъзалары һәм оештыручылар үзләре – Нурлат районының Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзалары Ленар Әһлиуллин белән Рөстәм Ногманов катнаштылар. Дәртле музыка астында спорт хәрәкәтләрен “Яшьләр гвардия”се активистлары күрсәтеп тордылар. 6 минутлык флешмобның никадәр уңай тәэсирләр бүләк итүен катнашучыларның йөзләреннән күрергә мөмкин булды. 
- Бүген безнең иртәбез гомумшәһәр зарядкасыннан башланды, без аннан бик күп уңай энергия алдык. Мондый чаралар яшләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыра һәм без мондый зарядканың ешрак үткәрелүен телибез, - дип тәэсирләре белән уртаклашты 1нче мәктәп Лилиана Гарифуллина.  
Районның Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Ленар Әһлиуллин әйтүенчә, киләсе шундый зарядка майда планлаштырыла икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International