ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2015 ел
сишәмбе
Җиңүнең 70 еллыгын бйәрәм итү кысаларында кино хезмәте күрсәтү бүлеге “Дорога на Берлин” Россия фильмының премьерасын тәкъдим итәчәк. Укучылар өчен ул 7 майда 13.00да, башкалар өчен 8 майда 17.00дә күрсәтеләчәк. Сугыш ветераннары, локаль хәрбм конфликтларда катнашучылар түләүсез кертелә.



ТР Нурлат муниципаль районы территориясендә легаль булмаган алкоголь продукциясе сату фактлары турындагы хәбәрләрне 02, 2-11-25 (Россия МВДсының Нурлат районы бүлегенә), 2-19-45 (ТР Дәүләт алколь инспекциясенең Чистай территориаль органы) телефоннары буенча җиткерергә мөмкин.

Бүген, 5 майда, нурлатлылар  Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган "Геройлар юлыннан" республика традицион автомотоэстафетасына кушылды. Эстафетада катнашучылар бүген Ерыкла, Чуваш Тимерлеге авылларында булып, обелискларга чәчәк бәйләмнәре куйдылар һәм җирле яшьләр һәм ветераннар белән очраштылар.

4
май, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген, 4 майда, Бөек Җиңү бәйрәменә әзерлек буенча республика оештыру комитетының видеорежимда үткән утырышын ТР Президенты Рөстәм Миннеханов алып барды.  ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев юбилейга әзерлек барышы турында хисап тотты. Соңыннан район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендә сөйләшү урында дәвам итте. Равил Әфрәимович җаваплы затларга үз участокларында тулы әзерлек әшләрен башкарып, бәйрәмне югары әзерлектә үткәрергә, дигән тәлап куйды.

Кичә, 3 майда, Якушкино авылы мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы ветераны, 25 ел хезмәтен авыл советы рәисе эшенә багышлаган Хәбибулла Хәмидуллинны искә алу кичәсе үтте. Чордашлары, хезмәттәшләре һәм балаларының чыгышлары бу гаҗәеп кешелекле, оста оештыручы шәхесенең образын тулысынча ачып бирде. Кичәдә район башлыгы Равил Кузюров исеменнән аның урынбасары Флюра Ногманова чыгыш ясады.
 

3
май, 2015 ел
якшәмбе
Бу май бәйрәмнәре көнендә “НурлатЕвроСтрой” җәмгыяте  үзләренең капиталь ремонт объектларындагы эшләрнең ахыргы этабына тотынды. Сәлимҗанов ур., 19, Гыйматдинов ур., 60 һәм Мәктәп ур., 50дәге йортларда алар җылыту системасын алыштыруга керештеләр.
Бу йортларда эшләрнең төп төрләре төгәлләнгән инде. МИсал өчен, Сәлимҗанов урамындагы йортның түбәсен әле яңа елга кадәр үк ремонтлаганнар. Бу вакытка суүткәргечне, канализацияне алыштырганнар, электр хуҗалыгы буенча эшләрне төгәлләгәннәр, подъездлардагы стеналарны буяганнар, идәннәргә плитка түшәлгән. Биредә яшәүчеләр башкарылган эшләрдән канәгать калганнар. 
Әик пөхтә эшләделәр, – ди беренче каттагы фатир хуҗасы Арина Емельянова. Шуңа да подрядчының эшләрнең бу этабын да намуслы башкарыр дип өметләнә. Чөнки беренче каттагылар өчен җылыту системасы аерата зур роль уйный бит. – Безнең фатир почмакта, моңа кдаәр җылыту системасы начар эшли иде, фатирыбыз да салкын булды.
Ә менә өченче катта яшәүче Мөршидә Ибраһимованы кайчандыр түбә борчыган.
– Гел су үтә иде, яңгыр вакытында кухня һәм залда ләгән-чиләкләр куеп тордык, – ди ул. – Хәзер бу проблема юк.
Бу йортта яшәүчеләр подрядчыларның тырышлыгыннан канәгать, әмма алар тулаем йортның торышы өчен борчыла” аңа 34 ел икән инде. Стеналарда ярыклар да бар, җил дә үтә, диләр. Алар бу йортның тышалунын телиләр. Подрядчылар да моны сөенеп башкарыр иде, әмма монысы инде алардан тормый. 
Ә җылытуга килгәндә, мастер-прораб Андрей Пушкин әйтүенчә, моның өчен аларга 3 атна кирәк булачак. Аннан инде объект тулысыча тапшырылган, дияргә була.
2 майда “Бердәм Россиянең Яшь гвардия” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлеге, “Бердәм Россия”нең беренчел оешмасы секретаре Илдар Закуванов һәм “Бердәм Россия” сәяси советының Нурлат җирле оешмасы әгъзасы Ленар Әһлиуллин белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Гавриил Клеменьевта булып, аңа азык-төлек пакеты һәм Георгий тасмасы тапшырдылар. Гавриил Иванович яшьгвардиячеләргә үзенең сугышта катнашу вакыйгаларын искә төшерде. Ул 1944 елда сугышка китә һәм машина йөртүче булып хезмәт итә.

2
май, 2015 ел
шимбә
Бүген картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче Екатерина Митюхинаны 100-яшьлек юбилее белән котладылар.

30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
ХӨРМӘТЛЕ НУРЛАТЛЫЛАР!
Сезне яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Бу бәйрәм төрле яшьтәге һәм караштагы, җәмгыятебез иминлеге хакына хезмәт куючы нурлатлыларны берләштерә. Нәкъ менә язын без күп эш башлыйбыз, игенчеләребез республикада беренчеләрдән булып чәчүгә чыктылар; төзүчеләр, нефтьчеләр һәм башка һөнәр ияләре яңа җитештерү циклын ачып җибәрделәр.
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге игълан иткән “Герой исемендәге урам” һәм җирле бүлекчәнең “Ветеранга канәфер чәчәге” акцияләренә кушылып, кичә “Мәктәп  микрорайоны” башлангыч бүлекчәсе әгъзалары “Шифа” сәүдә үзәге янында акция оештырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International