–Әик пөхтә эшләделәр, – ди беренче каттагы фатир хуҗасы Арина Емельянова. Шуңа да подрядчының эшләрнең бу этабын да намуслы башкарыр дип өметләнә. Чөнки беренче каттагылар өчен җылыту системасы аерата зур роль уйный бит. – Безнең фатир почмакта, моңа кдаәр җылыту системасы начар эшли иде, фатирыбыз да салкын булды.
Ә менә өченче катта яшәүче Мөршидә Ибраһимованы кайчандыр түбә борчыган.
– Гел су үтә иде, яңгыр вакытында кухня һәм залда ләгән-чиләкләр куеп тордык, – ди ул. – Хәзер бу проблема юк.
Бу йортта яшәүчеләр подрядчыларның тырышлыгыннан канәгать, әмма алар тулаем йортның торышы өчен борчыла” аңа 34 ел икән инде. Стеналарда ярыклар да бар, җил дә үтә, диләр. Алар бу йортның тышалунын телиләр. Подрядчылар да моны сөенеп башкарыр иде, әмма монысы инде алардан тормый.
Ә җылытуга килгәндә, мастер-прораб Андрей Пушкин әйтүенчә, моның өчен аларга 3 атна кирәк булачак. Аннан инде объект тулысыча тапшырылган, дияргә була.