Нурлатта “Герой исемендәге урам” акциясе дәвам итә

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге игълан иткән “Герой исемендәге урам” һәм җирле бүлекчәнең “Ветеранга канәфер чәчәге” акцияләренә кушылып, кичә “Мәктәп  микрорайоны” башлангыч бүлекчәсе әгъзалары “Шифа” сәүдә үзәге янында акция оештырды. 
- “Герой исемендәге урам” акциясендә без шәһәрлеләргә  якташыбыз, Дан орденының тулы кавалеры Павел Егорович Михеев турында  сөйләргә булдык, - ди бүлекчә секретаре Ольга Пакшина. – Шәһәребезнең Көнчыгыш микрорайонында аның исемен йөрткән урам бар. 
Акция барышында исә бүлекчә әгъзалары шәһәрлеләргә Павел Михеев турында сөйләп кенә калмадылар, аның батырлыклары турында язылган брошюралар һәм Георгий тасмалары да тараттылар. Шәһәрлеләргә  Дан орденының тулы кавалеры Павел Михеевның исеме таныш булса да,  акциядә аның батырлыклары турында яңа нәрсәләр белдек, диделәр. Ә ДЮСШның футбол буенча  тренеры Юрий Никитин батырның туган авылы  Егоркинода 1 май көнне Павел Михеев истәлегенә футбол буенча районның ачык турниры  үткәреләчәген дә хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International