Хәтер кичәсе үтте

2015 елның 4 мае, дүшәмбе
Кичә, 3 майда, Якушкино авылы мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы ветераны, 25 ел хезмәтен авыл советы рәисе эшенә багышлаган Хәбибулла Хәмидуллинны искә алу кичәсе үтте. Чордашлары, хезмәттәшләре һәм балаларының чыгышлары бу гаҗәеп кешелекле, оста оештыручы шәхесенең образын тулысынча ачып бирде. Кичәдә район башлыгы Равил Кузюров исеменнән аның урынбасары Флюра Ногманова чыгыш ясады.
 Кичәнең икенче өлеше авыл җирлекләре башлыклары катнашында мәрхүмнең туган авылы Салдакайда дәвам итте. Анда район башлыгы Равил Кузюров та катнашты. Ул үз чыгышында районда фидакарь хезмәт куйган олпат затларны искә алу, алар үрнәгендә яшь буынны тәрбияләү эшен алга таба да дәвам итәргә кирәклеген әйтте. Сүз уңаеннан, бу–быел районда зурлап үткәрелгән икенче Хәтер кичәсе. Беренчесе – легендар райком секретаре Габбас Гыйматдиновны искә алу кичәсе аның туган көнендә, 8 февральдә үткән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International