Нурлат картлар йортында йөзьяшәрне котладылар

2015 елның 2 мае, шимбә
Бүген картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче Екатерина Митюхинаны 100-яшьлек юбилее белән котладылар. Район башлыгы урынбасары Флюра Ногуманова һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әльфия Галяветдинова Екатерина Филипповнага район башлыгы Равил Кузюров исеменнән котлаулар җиткереп, исәнлек теләделәр. Тумыштан инвалид Екатерина Митюхина интернатта 15 ел, аның ачылган көненнән бирле яши. Тумышы белән Биляр-Озеродан булган әби катлаулы тормыш юлы үткән, бары биредә генә яхшы  тәрбиягә ирешкән.
 - Ул әле дә үз аягында, үзен үзе карый, барына да канәгать, - ди картлар йорты директоры Евгений Савинов.
Бу сүз уңаеннан, Екатерина Митюхина биредә яшәүче икенче йөзьяшәр, аның беренчесенә быел 106 яшь тулды, ул әлегә районның иң өлкән кешесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International