Яңа Әмзәдә республика программасы буенча участок ветеринария пункты төзелеше тәмамланып килә.
Әлеге ветеринария пункты якын-тирәдәге 10 авыл һәм “Кызыл Шәрыкъ” җәмгыятенең Кычытканлы һәм Колбай Мораса бүлекчәләренә хезмәт күрсәтәчәк. Бу – районда әлеге республика программасы буенча төзелүче икенче ветеринария пункты.