Дәүләт ярдәме: эш башларга – 900 мең

2015 елның 1 июне, дүшәмбе
Иске Әмзәдән крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Маннур Сәйфетдинов “Эш башлаучы фермерларга ярдәм” конкурсының 1нче турында катнашып, 900000 сум күләмендәге Грантка ия булды. Әлеге сумманың 630 меңе – федераль, 270 меңе республика бюджетыннан финанслана. Фермер бу акчаларга 15 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек фермасы төзергә ниятли. Республикада исә  әлеге программа буенча Грантка 140 фермер дәгъва кылган, шуларның  47се җиңү яулаган. Эш башлаучы фермерларның әле программаның икенче турында да катнашу мөмкинлеге булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International