ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2015 ел
якшәмбе
Бүген  район башлыгы Равил Кузюров иртә белән  булган янгын уңаеннан эшмәкәрләр белән киңәшмә үткәрде. Төп тема буларак зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм оештыру мәсьәләсе каралды. Эшмәкәрләрне зыян күргән биналарда ремонт тәмамланганчы түләүсез шартларда "Радуга", Империя" сәүдә үзәкләрендә  һәм үзәк базарда  сәүдә урыннары белән тәэмин итәргә дип хәл ителде. Моны эшмәкәрләр уңай кабул иттеләр. Шунда ук эшмәкәрләрнең кредит тарихын ачыкларга, юридик нигезләп ярдәм фонды оештырырга килешенде. Билгеле, тиз арада янгын калдыкларын чистартырга матди зыянны ачыкларга һәм товарларны яңа нокталарга күчерергә булышырга дигән күрсәтмә дә бирелде.
 Киңәшмәдәнсоң ук КЧС утырышы үтте. Анда кадәттән тыш хәлгә җентекле анализ ясалды, район башлыгы Равил кузюров тарафыннан җаваплы затларга янгын нәтиҗәләрен бетерү һәм киләчәктә мондый хәлләргә юл куймау өчен профилактик чараларны көчәйтү буенча тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты 2015 елның 31 маенда 06.35 сәгатьтә Кооперативная ур., 8нче йорт адресы буенча урнашакан "Пятерочка" һәм "Спецодежда" универсаль кибетләрендә янгын чыгуы турында хәбәр итә.
Әлеге кибетләр янәшәсенә 16 шәхси эшмәкәр сәүдә мәйданы арендалаган "Нурлатский" СҮ, шулай ук "Торговый дом Инструмент", "Бегемотик", Fixпрайс", "Вирсавия" кибетләре урнашкан. Бинаның милекчеләре - Нурлат шәһәренең 3 шәхси эшмәкәре. Янгынны сүндерүгә ашыгыч рәвештә районда булган барлык көч һәм средстволар җәлеп ителде. 50 кешедән артык янгын расчеты һәм 18 берәмлек махсус техника тартылды, Өзеклексез су белән тәэмин итү оештырылды. Шулай ук урам янгынга каршы гидрантлары файдаланылды. Самара өлкәсе Чаллы башы, Кошки районнары, күрше Аксубай һәм Чирмешән районнары янгынга каршы службалары тарафыннан өстәмә ярдәм күрсәтелде. 
Янгынның күрше биналарга күчүенә юл куелмады. Янгынның төп учагы  07.50 сәгатьтә бастырылды, 08.30 сәгатьтә ул тулысынча сүндерелде. Корбаннар һәм тән җәрәхәте алучылар юк. Нигездә, бина түбәсе һәм икенче каттагы биналар зыян күрде. Янгын мәйданы 490 кв.м. булды, матди зыян ачыклана. 
Пожар сәбәбенең төрле версияләре карала: электр җиһазларын, файдалану кагыйдәләрен бозу һәм шул исәптән усаллык белән ут төртү. Урында тиешле комиссияләр эшли, аларның нәтиҗәләре буенча чаралар күреләчәк һәм гаеплеләр җәзаларын алачаклар.
Янган конструкцияләрне сүтүгә  "ТКХ ИК" МУПы, "Промочистка" ОООсы һәм "Нурлатлес" ДБУсы көче тартылды. Милек хуҗалары тарафыннан аларны ремонтлау буенча әзерлек эшләре башланды. Хәзерге вакытта район җитәкчелеге тарафыннан шәхси эшмәкәрләрне башка сәүдә урыннарына күчерү һәм беренче чиратта кирәкле ярдәмне күрсәтү мәсьәләсе хәл ителә. 
Район башкарма комитеты контактлары: 2-06-14, Nurlat.Ispolkom@tatar.ru

29
май, 2015 ел
җомга
Дүшәмбе, 1 июньдә Халыкара балалар көненә багышланган чаралар Шәһәр паркында старт алачак. Күргәзмәләр, рәсемнәр конкурслары, спорт ярышлары, балалар шәһәрчеге, сәүдә нокталары эшләячәк. 

Бүген Түбән Нурлат микрорайонында күңелле бүләк җыю мәшәкате–якташлары Фирдүс Тямаевның якшәмбе көнне үтәчәк “Тямаев-фест” бәйрәменә үз өлешләрен кертергә ниятләгәннәр.

1-2 июньнән район мәгариф учреждениеләрендә мәктәп яны һәм “Заречный”, “Нурсан”, "Чияле Алан” стационар һәм 20 авыл мәчетендә көндезге лагерьларенда беренче смена башланачак. Җәмгысе бу чорда 600ләп бала ял итеп, сәламәтлеген ныгытырга планлаштыра.

Шәһәрнең 3 мәктәбендә “Су саклаучылар” Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.


Пластик шешәләр, кулланылган полиэтилен пакетлар, пыяла шешәләр бик тиздән чүплекләрдән юкка чыгарга охшаган. Эш шунда, районның экологы Рөстәм Ногманов инициативасы буенча авыл җирлекләрендә икенчел чималны кабул итү пунктлары оештырылды. Фома, Төрнәс кебек авыл җирлекләрендә инде халык бу эшкә тартылды да.

Соңгы елларда Казахстан, Чиләбе, Магнитогорск, Төмән кебе ерак нокталарда Татарстан Республикасы исеменнән милли бәйрәмебезне үткәрергә булышкан Нурлат районы өчен быел сәфәр чагыштырмача якында булачак: Ульян өлкәсенең татарлар яши торган Иске Кулатка район үзәгендә. Биредә Сабантуй 13 июньгә билгеләнгән, шуңа да нурлатлыларга үз бәйрәмебезне үткәрүгә, күршеләргә ярдәмгә  җыена башларга туры киләчәк.

 


28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Йорт хайваннарын – этләрне, мәчеләрне котыру авыруына каршы бушлай вакциналаштыру дәвам итә. Авыл җирлекләрендә бу эшне участок ветеринария табиблары, ә шәһәрдә шәһәр Линейная ур, 38 адресы буенча урнашкан ветдәваханәсе белгечләре башкара. Соңгыларының телефоны: 2-58-26
“Сандугачлы кичләр”– Россиядә 1998 елдан бирле барган сандугачларны исәпкә алу табигатьне саклау акциясе шундый матур исем белән атала. Мәскәүдә нигез салынган әлеге акциягә хәзер инде илнең 30лап эре шәһәре, шул исәптән икенче ел Казан да кушыла. Бу– үзенә күрә әйләнә-тирә мохитның торышы индикаторы һәм халыкның игътибарын кошларны саклауга юнәлтү чарасы да. Гадәттә ул майның 20ләреннән башлана һәм июнь ахырына кадәр бара. Ә бит сандугачлар Нурлатта һәм Нурлат районында да сайрый, бездә андый акциягә кушылу күздә тотылмый микән?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International