Нурлатта балачак хыяллары тормышка ашты

2015 елның 1 июне, дүшәмбе
Бүген, 1 июнь – Халыкара балачак  көне бәйрәмендә 30дан артык балага лагерьларга юлламалар  тапшырылды.
 Бәйрәм быел да балаларны, шәһәрлеләрне, кунакларны паркка җыеп зур бәйрәм булып үтте. Капка төбеннән каршы алган әкият геройлары кунакларга төрле чараларны сайларга булышты.  Балаларны бәйрәм белән котларга килгән район башлыгы Равил Кузюров  бәйрәмнең киң колач белән узуын билгеләп баларга җәйге каникулларның онытылмаслык буын теләде.
-    Балаларга сәламәтлек, күңелле яллар, әти-әниләргә түземлек телим, - диде район башлыгы бәйрәмне ачып. Шунда ук Равил Әфраимович район һәм республика олимпиадалары җиңүчесе, шәһәрнең 9нчы урта мәктәбенең 11А сыйныф укучысы Анастасия Смирновага истәлекле бүләк тапшырды.
Ә бәйрәм бүләкләргә һәм күңел ачу чараларына бай булды. Сәнгать мәктәбе, балалар иҗаты үзәге һәм мәгариф учреҗдениеләренең кул эшләре күргәзмәләре, “Гармония” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге уен мәйданы, батутлар, спорт  уеннары һәм Фирдүс Тямаев катнашындагы бәйрәм концерты һәркемне балачак дөньясына алып кайтты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International