- Балаларны җыйды да, авылда Сабантуй оештырасы иде дигән теләген җиткерде, - ди аның тормыш иптәше Роза ханым. – Үзе авылда бригадир, комплекс директоры булып эшләгәндә дә ел саен Сабантуйлар оештырырга тырыша иде. Тик, кызганычка каршы, 20 еллап авылда бу традиция онытылып торды. Балалар әтиләре тәкъдимен хупладылар һәм менә өченче ел авыл халкын бергә җыялар.
Бу көнне әрәмлектә авылдашларының шау-гөр килеп күңел ачуларын, рәхәтләнеп ял итүләрен күреп, Хәсән Минвәлиевич үзе дә зур горурлык кичерүен яшермәде.