"Тямаев-фест" бәйрәменә күрше өлкәләрдән дә килделәр

2015 елның 31 мае, якшәмбе
Бүгенге бәйрәм "Тямаев-фест" тантаналы чара булып үтте. Бәйрәмгә кунаклар Нурлаттан гына түгел, курше Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән дә җыелдылар. Җыр һәм күңел ачу бәйрәме үзенә ат чабышлары, милли көрәш кебек милли бәйрәм - Сабантуй элементларын да җыйды. Район башлыгы исеменнән кунакларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова котлады. Ул бәйрәм оештыручы- бәйрәмгә әзерләнү эшләрен алып барган һәм үз өстенә финанс чыгымнарын алган Фирдүс Тямаевка һәм аның  дусларына олы рәхмәтләр белдерде. Мәйданда җырлар һәм күмәк күңел ачу 16 сәгатькә хәтле дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International