ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Нурлат районының тагын бер йөзьяшәре Владимир Путинның шәхси котлавын алды. Июнь аенда гына мондый тәбрикләүләр барлыгы 9 кешегә ирештереләчәк.

Язгы чакырылыш кампаниясе барышында Нурлат районында кеше хокукларын яклау  буенча уполномоченный Идрис Кәримов Саратов өлкәсенә командировкага китә.

16
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Район хуҗалыкларында терлекләргә азык әзерләү тулы куәтенә бара. Сишәмбе, 16 июньгә, район буенча бер баш шартлы терлеккә 4,3 центнер берәмлек азык әзерләнгән, бу әлегә республика районнары арасында иң зур күрсәткеч. Аерым алганда, район буенча 3501 тонна печән, 15611 тонна сенаж, 99 тонна яфрак азык әзерләнгән.
Якшәме көнне узган “Изге болгар җыенында” Нурлаттан да район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов җитәкчелегендәге делегация катнашты.

12
июнь, 2015 ел
җомга
Бүген, 12 июнь – Россия көнендә, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе “Прайм-лига” кысаларында футбол матчы үткәрде.

11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
ХӨРМӘТЛЕ НУРЛАТЛЫЛАР!
Сезнең барчагызны да 12 июнь – Россия көне белән тәбрик итәм. Бу Россия Федерациясенең дәүләт суверенлыгы турында Декларация
кабул ителгән көн. 
Циолковский урамындагы 11нче йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгате буенча район башлыгы Равил Кузюров коммуналь слуңба җитәкчеләрен шул ук көнне әлеге йорт янына җыйды.

Мамык авыл җирлеге быел 4 егетен армия сафларыннан каршы алды.

Аларның дүртесе дә – Мамык авылыннан Максим Кузьмин, Артем Пономаренко, Андрей Федоров һәм Роман Хайруллин намуслы хезмәт итеп үз хәрби бурычларын үтәп кайттылар. 

Нурлат гимназиясе укучылары Рифатҗ Гарифуллин һәм Софья Фадькина тренерлары, информатика укытучысы Алексей Фадҗкин җитәкчелегендә Бөтенроссия робот-техник олимпиадасында җиңүче булдылар.

Кичә, 10 июнь көнне, 90-яшьлек юбилее уңаеннан Сәлимә Кирам кызы Сәдретдинова район башлыгы Равиль Кузюровтан котлаулар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International