Хәтерлиләр, хөрмәт итәләр

2015 елның 17 июне, чәршәмбе
Нурлат районының тагын бер йөзьяшәре Владимир Путинның шәхси котлавын алды. Июнь аенда гына мондый тәбрикләүләр барлыгы 9 кешегә ирештереләчәк.
Сишәмбе көнне Түбән Нурлат микрорайонында яшәүче тыл хезмәтчәне  Хәдичә Тямаева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны гомер бәйрәмендә чордашлары, балалары, оныклары, оныкчыклары гына түгел, ә район башлыгы урынбасары Флюра Ногъманова да котлады.  Флюра Рәшитовна Хәдичә әбигә Россия Президентының шәхси котлау открыткасы белән беррәттән район башлыгының да котлауларын һәм бүләкләрен тапшырды. 
90 яшь – тәэсирле дата.  Юбиляр 9 дистә гомер эчендә барлык авырлыкларны үз җилкәсендә татый. Сугыш кыенлыклары, аннан илне торгызуда булышу, яшь көе 3 балалы тол калу...
- Ул чорда барыбыз да шулай яшәдек, - ди тыл хезмәтчәне хәтер яңартып. – Сугыштан алып кайткан ирем яралардан вафат булганда төпчегем – улым Маратыма нибары 3 ай иде. Аңа нибары 28 яшь иде. 
Бәйрәм көнендә район башлыгы урынбасары көр күңелле, оптимист әбигә рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International