Нурлат робот төзүчеләре Россиядә җиңеп чыктылар

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
Нурлат гимназиясе укучылары Рифатҗ Гарифуллин һәм Софья Фадькина тренерлары, информатика укытучысы Алексей Фадҗкин җитәкчелегендә Бөтенроссия робот-техник олимпиадасында җиңүче булдылар.
8-10 июньдә Татарстанның Иннополис югары технология шәһәрендә алар май азагында бәйгенең республика этабында күрсәткән уңышларын тагын бер кат расладылар. Ә кичә олимпиаданың Россия этабында "Лабиринт туда и обратно" бәйгесендә беренче урынны алдылар. Нурлат командасы ярыш шарты буенча куелган бурычны хәл итәргә сәләтле автоном робот җыеп программалаштырды.
 Бөтенроссия робот-техника олимпиадасында катнашу нурлатлылар өчен Иннополис шәһәрен ачуда катнашу белән дә калырлык булды. Церемониядә РФ Хөкүмәи рәисе Дмитрий Медведев һәм республикабыз лидеры Рөстәм Миннеханов та катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International