Район башлыгы Равил Кузюров нурлатлыларны Россия көне белән котлый

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
ХӨРМӘТЛЕ НУРЛАТЛЫЛАР!
Сезнең барчагызны да 12 июнь – Россия көне белән тәбрик итәм. Бу Россия Федерациясенең дәүләт суверенлыгы турында Декларация
кабул ителгән көн. Тарихыбызның яңа этабы әлеге истәлекле дата белән бәйле. Шул чор эчендә илебез гражданлык җәмгыятен төзүдәге демократик чикләрне, фидакарь хезмәтнең кадерен, тынычлык һәм татулык чикләрен билгели алды. Шул еллар дәвамында
Россия һәм Татарстанда күп эшләр башкарылды. Без ышанычлы адымнар белән алга барабыз, районда һәм шәһәрдә халыкның тормышы
яхшы якка үзгәрә. Нурлатлыларның гражданлык активлыгы үсә. Безнең һәркайсыбыз үз иле, республикасы, районы һәм шәһәре белән горурлана. Россиянең бөек тарихына кагылышыбыз булу тойгысы киләчәктә үсешкә йөз тоткан юлыбызда уңыш нигезе булып торсын иде.
Хөрмәтле нурлатлылар! Барчагызга да бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим. Туган төбәгебез хакына куйган намуслы хезмәтегездә уңышлар насыйп булсын!
Равил Кузюров,
Нурлат муниципаль районы башлыгы, ”Бердәм Россия” партиясенең Нурлат бүлеге секретаре
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International