Район башлыгы проблемаларны урында хәл итә

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
Циолковский урамындагы 11нче йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгате буенча район башлыгы Равил Кузюров коммуналь слуңба җитәкчеләрен шул ук көнне әлеге йорт янына җыйды. Бу йорт ООО "Экодом" ОООсына карый. Яшәүчеләрне су һәм йорт түбәсенең начар торышы борчый. Өстәвенә, су агып китү торбасы булмаганлыктан, йортка даими су җыелып тора. "Экодом" ОООсы җитәкчесе Илфат Гәрәев әйтүенчә, быел биредә түбәне ремонтлау, йортның цоколь һәм баскыч өлешен яңарту, подвалда су үткәргеч торбаларны алыштыру күздә тотыла. Район башлыга һәр җитешсезлекне төзәтү буенча җаваплыларны һәм үтәлү срогын билгеләде. Үзсалым хисабына йортта балалар мәйданчыгы төзергә тәкъдим итте. Район башлыгы бу йортны 2016 елда капиталь ремонт программасына кертү мөмкинлеге дә каралачагын хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International