“Лукойл” проектларына дәгъвачылар күп

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе
Кичә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов җитәкчелегендә узган комиссия утырышында  районнан “Лукойл” социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына җибәреләсе эшләр каралды. Әлеге конкурста нурлатлылар ел саен зур активлык белән катнашалар һәм үз проектларын нигезләп, Грант акчаларына шактый  матур планнарын тормышка ашыралар. Быел әлеге конкурс Грантына 47 эш дәгъва кылырга җыена, аларның күбесе–мәгариф учреждениеләреннән. Утырыш барышында 4 номинация буенча юлланасы һәр эш конкурс шартларына туры килүе, социаль әһәмиятлелеге һәм тормышка ашыру мөмкинлеге җәһәтеннән чыгып сайлап алу үтте, берничәсе уртак фикер белән кире борылды.
–Конкурска кадәр вакыт бар әле. Кемнәр документларын әзерләп өлгермәгәннәр, аларга 8 июлгә кадәр вакыт бирәбез. Киләсе утырыш 10 июльгә билгеләнә,–диде Руслан Хәлилович әлеге мөмкинлектән тулырак файдаланып калырга чакырып.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International