Нурлат шәһәренең “Кояшкай” балалар бакчасында “Уяв” үтте

2015 елның 29 июне, дүшәмбе
Узган атна азагында “Кояшкай” балалар бакчасында “Уяв” бәйрәме  үтте. Бу бәйрәмнең максаты – балаларны  чуваш халкының гореф-гадәтләре, традицияләре белән якыннанрак таныштыру иде. Балалар өчен әйлән-бәйлән, төрле уеннар оештырылды. Тәрбиячеләр әзерләгән бу чарада һәрбер бала теләп катнашты, уеннардан соң бүләкләр алу да бик күңелле булды. Пешекчеләребез дә бәйрәмгә үз өлешләрен керттеләр: алар төшке ашка бәлеш салып, балаларыбызны сыйладылар. Бәйрәм балалар күңеленә хуш килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International