Нурлат ветераннары реаль ярдәм тоя

2015 елның 29 июне, дүшәмбе
Бүген, 29 июньдә район башлыгы Равил Кузюров Чулпанда булды. Моның сәбәбе – тыл хезмәтчәне, шул авыл кешесе Мөнир Әндәрҗановның күпсанлы мөрәҗәгатьләре иде.
Район башлыгы хезмәт ветераны белән әңгәмә барышында әйткәнчә, иң элек аның ветеран белән шәхсән очрашасы килгән икән. Мөнир Әндәрҗанов үз тормышы турында сөйләде, проблемалары белән уртаклашты.
Ветеран кыенлыкларны шактый күргән. Сугыш башлангач, 11 яшьле Мөнир колхоз эшенә җигелә, җир сөрә, үгезләрдә агач ташый, башка эшләрдә мәшгуль була. Ваыкыт җиткәч, армиягә китә, 5 ел хезмәт иткәннән соң, туган ягына кайта, җирле лемпромхозга урнаша, лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Пенсиягә 46 ел стаж белән чыга. Хатыны белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр, кызганычка каршы, тормыш иптәше моннан тугыз ел элек вафат була. Мөнир Әндәрҗановка исә быелның 1 мартында 85 яшь тулды.
Район башлыгы исә район яңалыклары белән уртаклашты. Иң элек шул көннәрдә ачылган Халыклар Дуслыгы йорты турында сөйләде. Шулай ук республикада сугыш балаллары статусы булдыру турында мәсьәлә хәл ителеп килгәнлеген җиткерде. Ә Мөнир Әндәрҗпановның пай җиренә кагылышлы шәхси соравына килгәндә, Равил Әфраимович ел азагына кадәр аның хәл ителәчәген әйтте. Ул башка проблемалы мђсьђлђлђр буенча да књрсђтмђлђр бирде. Район башлыгы шулай ук августта, чираттагы тапкыр Чулпанга килгәч, һичшиксез, Сезгә керәчәкмен дип вәгъдә бирде. Мөнир Әндәрҗанов, үз чиратында, район башлыгына игътибары һәм аңлавы өчен рәхмәтен әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International