Интернат кышны кайгырта

2015 елның 1 июле, чәршәмбе
150 банка кыяр кышкыга әзер, һәм бу сан көн саен арта тора. Нурлат картлар һәм инвалидлар йорты үз теплицаларында үстергән яшелчәләрдән әнә шулай кышкыга запасны ел да әзерләп калдыра. Запас быел аерата мулдан булырга охшый, чөнки май урталарыннан табынга чыга башлаган кыяр уңышы әле дә кимергә күренми. Тиздән  помидорларны да күпләп маринадларга керешәчәкләр, чөнки өлкәннәр рационына  шулай ук байтактан үз помидорлары өстәлгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International