Очрашулар реаль эшләргә китерә

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе
Бүген, 30 июльдә, эшче визит белән Нурлатка Төркия делегациясе килде. Тугандаш Җәйһан шәһәре эшмәкәрләре район башлыгы Равил Кузюров белән очрашып, Нурлатта төзеләчәк кирпеч заводын төзү буенча оештыру киңәшмәсе үткәрделәр.
-    Очрашулардан реаль эшләргә күчәргә вакыт, - диде район башлыгы Равил Кузюров инвесторлар белән очрашу вакытында.
Төрек инвесторларының Нурлатка чираттагы визитының максаты -  предприятиене оформить итү буенча мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, “Келлер” немец  фирмасының Сириядә һәм Казахстанда  кирпеч җитештерү буенча төзелгән заводларын тәкъдир итү булды. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге немец фирмасы дөнья базарында кирпеч заводлары өчен җиһазлар һәм станоклар, керамик сәнәгатьнең  производство линияләрен җитештерү буенча лидерлар позициясен алып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International