Нурлат районында модульле участок ветеринария пункты ачылды

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Нурлат районы Яңа Әмзә авылында  президент программасы буенча модульле участок ветеринария пункты сафка басты. Яңа модульле бинада барлык кирәкле мөмкинлекләр булдарылган. Биредә ветеринар табиб бүлмәсе, ясалма орлыкландыру пункты, даруханә, санузел бар. Яңа объектны ачу тантанасында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов, район башлыгы Равил Кузюров,  районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, ветеринария белгечләре катнаштылар. Алмаз Хисаметдинов Кизләү ветеринария участогы табибы Равиль Яруллинга РФ авыл хуҗалыгы Министрлыгының Рәхмәт хатын, Яңа Әмзә ветеринария пункты мөдире Рәфис Нуретдиновка ТР Министлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе рәхмәт хатын , “Энергострой+” җәмгыяте җитәкчесе Радик Әхмәтвәлиевка ТР Министлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Мактау граматасын тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International