ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2015 ел
сишәмбе
Кичә НУАД юл төзүчеләре Муса Җәлил урамында асфальт җәя башладылар. Юл участогы мастеры Нәфис Гималетдинов әйтүенчә, хәзер әзерлек эшләре, ягъни нигезне планлаштыру бара.
Бу көннәрдә  Нурлат районының үзәк хастаханәсенең шәфкать туташлары һәм табиблары газ хезмәте эшчеләре белән  очрашу үткәрде. Чара Йөрәк-кан тамырлары авыруына каршы көрәш елы кысалырында үтте, шуңа карата эшчеләрнең артериаль кан басымын тикшерделәр, профилактик лекция укыдылар.
ТСЖ җитәкчесе Владимир Киселев шулай икәненә инанган. Хикмәт шунда, “Нефтяник” хезмәт күрсәткән йортларның территорияләре фатир хуҗаларының тырышлыклары һәм теләкләре нәтиҗәсендә чәчәккә күмелгәннәр.

27
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Дөресрәге, Заһид мәчете мөгаллимәләре. 5 еллык эш тәҗрибәләрен берләштерү инициаторы белән чыгучы һәм аны гамәлгә дә ашыручы–Рәисә Фәйзуллина. Озак еллар мәгариф системасында методист булып эшләгән Рәисә ханым дини гыйлем бирүдә дә тәҗрибә уртаклашу бик кирәкле эш дип санаган һәм үз кузаллавы буенча ярдәмлек төзеп тә куйган.
Кичә, 26 июльдә районнан 150гә якын кеше Су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионатының ачылу тантанасында күрсәтелгән “Пилигрим” тамашасын хозур кылып кайтты.
Бүген, 27 июльдә район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендә гомумшәһәр планеркасы үтте. Алдагы планеркада беркетмәгә кертелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше турында информацияне район советы аппараты җитәкчесе Олег Микушкин ясады.
Атна азагында торган коры көннәр урып-җыю эшләре темпына да йогынты ясады. Дүшәмбегә 4421 гектарда игеннәр суктырылган, бу барлык мәйданнарның 11 проценты. Хуҗалыкларда нигездә уҗым арышы һәм бодае, арпа суктыру бара. Суктырылган мәйданнарның иң ишлесе “Сөләйманов Ә.И” КФХсына туры килә –  2165 гектар. “Южная” АФ ОООсында 1200, “Агромир” СЙ ОООсында – 320,  “Нурлат сөте” ОООсында 311, “ИРС” һәм “Тулпар-Агро” ОООларында 200әр гектарда игеннәр җыеп алынган.

24
июль, 2015 ел
җомга
Район тагы ике универсаль спорт корылмасына баеды: бүген, 24 июльдә Иске Чаллы авылында – спорт-уен, ә Яңа Иглайда катнаш спорт мәйданчыклар ачылды.
Парклар һәм скверлар елында  Илдар Хәйруллин нурлатлыларга бүләк ясарга ниятләгән: үз скверына нигез салган. Ипподром урамындагы буш территориядә бер дигән чәчәклек ясаган, агач-куаклар утырткан, янәшәдәге посадканы чистарткан. Планнары исә тагы да зуррак: агач-куаклар санын арттырырга, эскәмияләр куярга, янәшәдә спорт мәйданчыгы да булдырырга.

23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Районның 30га якын мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә агымдагы ремонт эшләре бара. Бакчаларда ремонт эшләре бер атна барачак, - дип хәбәр итәләр мәгариф бүлегендә. Ремонт чорында агарту, буяу, юу һәм территорияне тәртипкә китерү кебек эшләр башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International